Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорск сайлау участокларыннан халык өзелми (фотолар)

Лениногорскида сайлау участоклары нәкъ сигездә ачылып, халык бер-бер артлы тавыш бирергә килә башлады. Мәсәлән, Кошевой урамы, 15 йортта урнашкан политехник коллеждагы 1805 нче номерлы сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кеше килеп сайларга өлгерде инде. Иртән иртүк балаларын җитәкләп килүчеләр, ирле-хатынлы абый-апалар һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгәннәр. Мәсәлән, Раилә...

Лениногорскида сайлау участоклары нәкъ сигездә ачылып, халык бер-бер артлы тавыш бирергә килә башлады. Мәсәлән, Кошевой урамы, 15 йортта урнашкан политехник коллеждагы 1805 нче номерлы сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кеше килеп сайларга өлгерде инде.


Иртән иртүк балаларын җитәкләп килүчеләр, ирле-хатынлы абый-апалар һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлар да килгәннәр. Мәсәлән, Раилә һәм Әнәс Әшрәповлар уллары Әмирхан һәм Радмилны да иярткән. Алмаз, Гөлсинә, Лилия Гайнетдиновлар :

-Сайлауларга һәрвакыт җаваплылык белән карыйбыз һәм гаиләбез белән катнашабыз, - диләр. Анастасия Колышева өлкән яшьтәге әнисен һәм балалар бакчасына йөрүче кызын Ксюшаны да иярткән иде.

-​ Ничек инде сайлауларга бармыйча була. Әниемне дә җитәкләп алып килдем, кызым да күреп-өйрәнеп үссен, - ди ул.

-​ Сайлаулар тыныч һәм бик оешкан төстә башланып китте, - ди әлеге сайлау участогы рәисе Ирина Рауваева. - Халык актив, бер-бер артлы гел килеп торалар.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев