Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Татарстанда яшәү минимумы арткан

Татарстанда берьюлы ике социаль-икътисади индикатор — яшәү минимумы һәм куллану бюджеты күләме яңартылды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле боерыклары Татарстан хокук порталында урнаштырылган.

 

«Татарстан Республикасында 2019 елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләмен 9 мең 450 сум күләмендә расларга», - диелә карар текстында.

Республиканың эшкә яраклы халкы өчен яшәү минимумы хәзер — 10 мең 85 сум, пенсионерлар өчен - 7 мең 742 сум, балалар өчен бу күрсәткеч 9 мең 373 сум дәрәҗәсендә теркәлгән.

Икенче карар Татарстанда минималь куллану бюджеты күләмен үзгәртте. 2019 елның II кварталында күрсәткеч 15 мең 772 сум тәшкил итә.

Агымдагы елның I кварталында куллану бюджеты дәрәҗәсе 15 мең 537 сум тәшкил иткән, ә җан башына яшәү минимумы 9 мең 170 сум булган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190605/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев