Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

120 яшькә кадәр яшисең киләме?

Моның өчен диетолог Маргарита Королева киңәшләрен үтәргә кирәк икән.

 

Симерү кешенең якынча 7 ел гомерен ала. Ә дөрес туклану 120 яшькә кадәр тулыканлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә, дип саный Королева.

Диетолог Маргарита Королева японнарның озын гомерле булу сәбәбен ачты. Белгеч сүзләренә караганда, бу күп очракта сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм дөрес туклануга бәйле. Табиб симерүгә каршы көрәшергә чакырды, Русиядә бу проблема һәр икенче хатын-кызга һәм һәр өченче ир-атка кагыла, дип аныклады.

- Әгәр 40 яшькә кеше начар гадәтләрдән башка симерсә һәм "симерү" диагнозы куелса, ир-ат - 7, ә хатын-кыз 6 елга кадәр азрак яши. Шулай итеп, без үзебезнең гомерне кыскартабыз, чөнки артык авырлык һәм симерү - ул инвалидлык һәм вакытыннан алда үлемгә китерә торган хроник авыруларны башлап җибәрү өчен старт мәйданчыгы, - дип билгеләп үтте Королева.

Белгеч фикеренчә, күп кенә русиялеләр артык килограммнар җыя, ә аннары спортзалда алардан котылырга тырыша. Бу кешеләр туклану рационын өрес төзи белми. Королева Япония һәм Көньяк Кореяда моңа хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да өйрәтүләренә игътибар итте, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Ример Насретдинов

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/120-yashk-kadr-yashise-kilme

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X