Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Салкында борын очы агару - туңа башлауның беренче билгесе

Үзеңнең салкында өшеп-туңа башлавыңны ничек тизрәк аңлау турында КГМАның хирургия авырулары кафедрасы доценты Вячеслав Филиппов сөйләде

Кешенең тән температурасы 32 градустан түбәнрәк төшүе- туңа башлау дигән сүз, ул йокымсырый башлый, тәнен бизгәк тота,  аяк-кулларын тоймый башлый. Тән температурасы кома хәләтенә кадәр җиткерергә мөмкин. Бу турыда медицина фәннәре доценты Вячеслав Филиппов болай ди:"Туңу- 4 стадиядән тора, 1нче стадиядә кеше кул- аягын тоймый башлый, колак, борын очлары агара, шушындый үзгәрешләр сизгәндә тизрәк җылыга керергә ,җылы итеп төренеп, кайнар чәй эчәргә кирәк, вакытында шушындый чаралар күрелгән булса, берәр атнадан барысы да җайлана. 2нче стадиядә  өшүдән  кеше тәненең тирәнрәк катлавы да зыян күрә, 3нче, 4нче стадияләрдә тәндә сусыл җәрәхәт барлыкка килә, аеруча канлы җәрәхәт булуы куркыныч, бу очракта инде хирурглар ярдәменнән башка булмый, кеше үзенең туңа башлавын белмәскә дә мөмкин, мәсәлән, шикәр чире белән авыручылар аяк-кул өшегәнен тоймыйча туңып, көчле зыян алган очраклар бар."  Табиб әйтүенчә,олы кешеләрнең ,күпчелек салкында өшеп бәлага юлыгуы спиртлы эчемлекләр кулланудан, ә балаларның- ата-аналар тарафыннан игътибар җитмәгәнгә  килеп чыга икән.

http://ntertat.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X