Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сырганакның файдасы һәм зыяны

Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Тик ул һәркемгә дә бердәй дәрәҗәдә ярап бетмәскә мөмкин.

Сырганак - иртә язын чәчәк ата торган вак чәчәкле дару үсемлеге.

Сырганакны җыю - җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю һәм туңдыргычта катырып кышка хәстәрләү ягын карый.

Дөрес, сырганак җиләк-ләре кызгылт-сарыга әйлә-нергә өлгермичә, саргылтрак төстә генә дә булырга мөмкин әле. Әмма бу аның өлгермәгәнлеген аңлатмый. Мондый җиләкләр компот, джем ише тәм-том әзерләү өчен бик кулай. Аларны җыюы да җиңелрәк: каты тышчалы булганлыктан, кулга тоткач ук сытылырга тормый. Ә менә төрле чирләрдән бик шәп дәва булып торган сырганак мае ясау өчен җимешнең әфлисун төсенә кереп, кул тияр-тимәс үк сытылыр дәрәҗәгә җитүен көтәргә кирәк.

Җыю

Җиләкне, бигрәк тә артык өлгергәнен җыю бик авыр. Шуңа күрә аны төрле хәйләләр кулланып җыялар. Әйтик, тимерчыбыктан кыскыч ясап. Шул кыскыч белән ботактагы җимешләрне савытка сыдырып кына төшерәләр.

http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/syrganakny-faydasy-m-zyyany

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сырганакның файдасы һәм зыяны