Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы иң зур булган урыннарны атады

Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында даруханә һәм кибетләргә бару аеруча куркыныч, чөнки анда әлеге авыруны йоктыру ихтималы зур. Медицина фәннәре кандидаты, табиб-оториноларинголог Владимир Зайцев шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

 

Эксперт даруханәгә сатып алучылар аз булган вакытта барырга киңәш итә. Даруханәгә барыр алдыннан медицина битлеге кияргә, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Моннан тыш, артыңнан чират җыелмасын өчен, дарулар исемлеген алдан ук төзеп кую хәерле.

Кибеткә гаиләдәге бер кешенең генә йөрүе хәерле, дип саный табиб. Шулай ук битлек һәм антисептик турында онытмаска кирәк. Азык-төлекне берничә көнгә җитәрлек итеп алыгыз. Зайцев фикеренчә, коронавирус инфекциясен автозаправкада, шулай ук йорт хайваннарын урамда йөрткән вакытта да йоктырырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев