Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Ак Барс” финалда икенче җиңү яулады

Гагарин Кубогын алу өчен, Казанның “Ак Барс” командасына тагын ике җиңү кирәк.

Казанның “ Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогы финалында икенче җиңүен яулады.

Казанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командалары арасында барган серия исәбе – 2:0.

Казанда узган матчны Мәскәү командасы көчле башлады. Шулай да исәпне “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо ачты. Азеведо көчле итеп сукканнан соң, көндәшләрнең капкачысы үз капкасын саклап кала алмады. Уен азагында “ЦСКА” алка кертеп, уенны тигезләп куйды.

Икенче периодта “Ак Барс” җиңде. Роб Клинхаммер керткән алкасы казанлыларны алга чыгара.

Өченче периодта Данис Зарипов керткән алка исәпләнми. Видеокабатлауны кулланганнан соң, алканың тимераяк белән кертелгәне ачыклана. Период ахырында “ЦСКА” капкачыны алып, алты уенчыны да чыга, тик ул аларга нәтиҗә бирә алмый.

Шулай итеп, соңгы исәп 2:1.

Алмаз Шиһабетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X