Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Ишеттегезме: биатлончы Домрачева Бьорндаленнан бала көтә

Ике биатлончының мәхәббәте турында сүзләр күптән ишетелә иде инде. Норвегиянең легендар биатлончысы, 8 тапкыр Олимпия чемпионы Уле Эйнар Бьорндален һәм Белоруссия спортчысы, 3 мәртәбә Уеннарда чемпион булган Дарья Домрачеваның октябрь аенда уртак балалары туачак. Бу хакта карьерасын дәвам итәчәге хакында җиткерергә каләм әһелләрен җыйган 42 яшьлек Бьорндален матбугат конференциясе вакытында...

Ике биатлончының мәхәббәте турында сүзләр күптән ишетелә иде инде. Норвегиянең легендар биатлончысы, 8 тапкыр Олимпия чемпионы Уле Эйнар Бьорндален һәм Белоруссия спортчысы, 3 мәртәбә Уеннарда чемпион булган Дарья Домрачеваның октябрь аенда уртак балалары туачак.
Бу хакта карьерасын дәвам итәчәге хакында җиткерергә каләм әһелләрен җыйган 42 яшьлек Бьорндален матбугат конференциясе вакытында әйтте.
- Дарья белән күптән дуслар идек, - дигән 42 яшьлек булачак әти. - Тиздән әти-әни булачакбыз. Без чиксез шат! Бу көнне түземсезлек белән көтәбез.
Исегезгә төшерәбез, 29 яшьлек Дарья Домрачева яңа гына төгәлләнгән сезонда чыгыш ясамаган иде. Болай булгач, алдагы сезонны да анна башка гына уздырырга туры килер, мөгаен. Хәер, спортчы үзе гыйнварга старт сызыгына басарга ниятләвен белдергән.
Сүз уңаеннан: Бьорндален 2013 елда Италия биатлончысы Натали Сантер белән 7 ел яшәгәннән соң аерылышкан иде. Аларның балалары булмады.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X