Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск каратэчеләре унике алтын яулады

Берничә көн элек башкалабыз Казанга киокушинкай каратэне үз иткән, көрәшнең бу төре белән кечкенәдән җитди шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар бәйгегә җыелды. “Кубок Новичка” баш астында узган республика чемпионатына 200 дән артыграк каратэ көрәшчесе килгән иде.

Көндәшлек зур булуга карамастан, бу ярышларда шәһәребез командасы бик уңышлы чыгыш ясады. Бәйгедә яулап алынган 12-алтын, 5-көмеш һәм 4-бронза медаль моның  дәлиле булып тора.

Республика чемпионатында Лениногрскиның Буслаев Додзе каратэ мәктәбендә шөгыльләнүче  22 киокушинкай көрәшчесе катнашты. Аларның күпчелеге өчен мондый дәрәҗәле, җитди көч сынашуларда беренче  тапкыр гына  катнашты.  Әмма шулай булуга карамастан, яшь каратэчеләр ярышларга  югары күрсәткечләргә ирешү нияте белән килделәр. Билгеле, осталыкларын үстерү өстендә даими алып барылган эш тә, үз нәтиҗәсен бирми калмады.

Бәйгенең алтын медален яулаган яшь көрәшчеләр арасында ике кыз да бар, алар – Вера Сакулина һәм Аделина Сафиуллина. Тагын ун алтынны каратэ мәктәбенең медальләр җыелмасына  Радмир Мухтасаров, Адел Хәмәдиев, Ранис Җиһаншин, Айдан Ризатдинов, Вильдан Галимов, Семен Горбов, Альмир Наримбетов, Тимур Нәфисуллин, Никита Янкин һәм Алексей Эскин өстәде.

Көмеш медальләргә ия булучылар арасында да бер кыз бар,  ул -Адилә Әюпова, ә малайлар арасында – Андрей Дуванов, Фәрид Шәфыйков, Елисей Михайлов чемпионат пьедесталының икенче баскычына күтәрелделәр.

Раил Насыйрҗанов, Денис Волков, Әмирхан Хөснетдинов  һәм тагын бер кызыбыз – Валерия Николаева, бронза призга лаек булдылар. Шәһәребез командасының тагын ике көрәшчесе Ярослав Герасимов белән Данил Николаевка призлы урын өчен чак кына җитешмәде, алар дүртенче урында.

“Кубок Новичка” ярышларында катнашкан  Лениногорскиның киокушинкай көрәшчеләре командасы бәйгенең иң осталары бишлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев