Заман сулышы

Лениногорски спортчылары батутта шәп сикерә

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе укучылары Бөгелмәдә батутта һәм акробат юлда сикерү буенча узган команда беренчелегендә катнашты. Лениногорск-1 командасы беренче урын алды, Лениногорск-2 командасы - өченче, кызлар командасы икенче урында. Шәхси беренчелектә спорт мастеры программасы буенча Александр Гаврилов, Анна Романовага тиңнәр булмады. Спорт мастеры кандидаты программасында Эмиль Зарифуллин, Булат Әхмәтҗанов икенче-өченче...

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе укучылары Бөгелмәдә батутта һәм акробат юлда сикерү буенча узган команда беренчелегендә катнашты.
Лениногорск-1 командасы беренче урын алды, Лениногорск-2 командасы - өченче, кызлар командасы икенче урында. Шәхси беренчелектә спорт мастеры программасы буенча Александр Гаврилов, Анна Романовага тиңнәр булмады. Спорт мастеры кандидаты программасында Эмиль Зарифуллин, Булат Әхмәтҗанов икенче-өченче урыннарны алды. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Владислав Нагорнов һәм Дамир Атнагулов Татарстан җыелма командасы составына керде. Алар Оренбургта Идел буе федераль округында чыгыш ясаячак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: