Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида республиканың спортчы- акробатлары көч сынашты

Шушы көннәрдә генә Лениногорскида республика шәһәрләре арасында оештырылган бәйге булып үтте. Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Яр Чаллы, Лениногоск акробатларына күрше республиканың Октябрьск шәһәре спортчылары да кушылды.

Барлыгы 400 спортчы-акробат өч көн буена осталыкта ярыштылар. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар арасында үз шәһәребезнең дә спорчы –акробатлары бар.  Өч кешелек кызлар төркеменең берничәсе аеруча уңышлы чыгыш ясады.  Алар спорт мастеры программасы буенча чыгыш ясадылар. Динара Низамиева, Элина Сәлахова һәм Регина Дамадаевадан торган төркем, катлаулы элементларга бай, фантазияле чыгышлары белән таң калдырды. Кызларның чыгышларына бәя бирүчеләр, аларның костюмнары да, программалары өчен уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Ариана Галләмова, Элина Сарыймова һәм Дарья Неустроевадан торган төркем, бер-берсенә нык ышаныч белән башкарган элементларының төгәл, чиста булуы белән аерылып торды. Җиңүче акробат кызларыбызга киләчәктә дә дәрәҗәле урыннар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X