Заман сулышы

Лениногорскида милли көрәш буенча шәһәр беренчелеге үтте (җиңүчеләр +фото)

Шәһәр һәм районда яшәүче ир-егетләр татарча көрәш буенча шәһәр беренчелеге өчен көч сынашты. Илледән артык көрәшче егет Яшьләр эшләре идарәсенең спорт залына җыелды. Арада беренче тапкыр үзләрен бу өлкәдә сынаучылар да, күп тапкыр җиңүгә ирешкәннәр дә бар иде. Иң яшь көрәшчеләргә җиде булса, өлкәннәр арасыннан унсигез тулып узганнар да бар...

Шәһәр һәм районда яшәүче ир-егетләр татарча көрәш буенча шәһәр беренчелеге өчен көч сынашты.


Илледән артык көрәшче егет Яшьләр эшләре идарәсенең спорт залына җыелды. Арада беренче тапкыр үзләрен бу өлкәдә сынаучылар да, күп тапкыр җиңүгә ирешкәннәр дә бар иде. Иң яшь көрәшчеләргә җиде булса, өлкәннәр арасыннан унсигез тулып узганнар да бар иде. Тренер һәм баш судья Уел Бадыкшанов көрәш тәртибе белән таныштыргач, берьюлы ике келәмдә бил алыштылар. Көрәш бик каты һәм озак барды.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
2004-2006 елларда туганнар арасында җиңүчеләр:
25 килограммга кадәр
1.Тимур Вәлиуллин
2. Артур Маилян
3. Аяз Ризванов
32 килограммга кадәр
1.Раиль Астафьев
2.Кирилл Лукьянов
3.Михаил Семенов
Үз үлчәү авырлыкларында
1.Айдар Низамов
2. Риваль Хаеров
3. Адил Зайнаков
45 килограммнан югары
1.Богдан Бадрутдинов
2.Алмаз Хамадиев
3.Сергей Чатуров



2001-2003 елларда туганнар арасында җиңүчеләр
45 килограммга кадәр
1.Нияз Шангараев
2.Рушан Бадертдинов
3.Кирилл Маркин
55 килограммга кадәр
1.Рифат Шәрәпов
2.Ильнур Сәлимгәрәев
3.Фаяз Ризванов
65 килограммга кадәр
1.Тимофей Седов
2. Антон Грачев
3.Илназ Нуруллин


1998-2000 елларда туганнар арасында җиңүчеләр
65 килограммга кадәр
1.Эмиль Зиганшин
2. Динар Якупов
3. Риналь Хазиев
70 килограммнан югары
1.Вадим Деревянко
2. РанисӘхмәтҗанов
3.Константин Пикалев
100 килограммга кадәр
1. Рөстәм Файрушин
2.Галиулла Казыханов
3.Вадим Деревянко

Яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов Җиңүчеләргә грамота, медаль һәм сертификатлар тапшырды.



Зилә Мөдәррисова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: