Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы ГТО нормаларын тапшыру буенча Татарстан суперфиналында җиңде

14 декабрь көнне Казанда “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Анда  иң яхшылар җыелып, нормативлар тапшырып,  Татарстан Республикасының иң яхшы значок иясе өчен, беренче урын өчен ярышты.

Ул көнне спортчылар урыннан ераклыкка сикерде, пневматик винтовкадан атты, гимнастик эскәмиядә күнегүләр башкарды. Барысы Татарстаннан 60 катнашучы ярышты.
Безнең Лениногорск вәкиле Гүзәлия Зулхаровна Әхмәдишина  үзенең IX яшь төркемендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, беренче урынга лаек булды. Якташыбызны котлыйбыз!

"Юность" спорткомплексы "ГТО" фестивале тестлаштыру үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев