Бүген, 30 июнь көнне районыбызның Куакбаш авылында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Авыл халкы, шәфкать туташлары: Әнисә Хәсәнова белән Галия Сәгъдиева бу бинаны зарыгып көткән, чөнки иске медпункт бик тузган хәлдә булган, шартлары да юк иде, диделәр. Яңасында кайнар һәм салкын су агып тора, бәдрәф...