Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кирлегәчтә ФАП ачылды

Бүген Кирлегәч авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин, башка кунаклар, авыл халкы килде. Кирлегәчлеләр яңа ФАП ачылуын зарыгып көткәннәр. Фельдшер Динә Вахитова әйтүенчә, иске пунктта бернинди уңайлыклар булмаган. Хәзергесе бөтенләй...

Бүген Кирлегәч авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.


Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин, башка кунаклар, авыл халкы килде.
Кирлегәчлеләр яңа ФАП ачылуын зарыгып көткәннәр. Фельдшер Динә Вахитова әйтүенчә, иске пунктта бернинди уңайлыклар булмаган. Хәзергесе бөтенләй башкача. Ул шушы бинада биш йөзләп халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Динә Яхья кызы авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Кирлегәчнең "Ихлас" фольклор ансамбле бик матур итеп җырлап, килүчеләрне ял иттерде.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПлар