Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылга – күчмә ФАПлар

Бүген фельдшер-акушерлык пунктының авыл халкы өчен әһәмияте аеруча зур. Ә аның заманча һәм барлык кирәкле медицина җиһазлары белән комплектлаштырылган булуы икеләтә сөенеч. Татарстанда әнә шундый ФАПлар төзелә башлады инде. - Лениногорск районында бүгенге көндә 30 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Барысы да медицина хезмәткәрләре белән 100 процент тәэмин ителгән, - ди халыкка...

Бүген фельдшер-акушерлык пунктының авыл халкы өчен әһәмияте аеруча зур. Ә аның заманча һәм барлык кирәкле медицина җиһазлары белән комплектлаштырылган булуы икеләтә сөенеч. Татарстанда әнә шундый ФАПлар төзелә башлады инде.

- Лениногорск районында бүгенге көндә 30 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Барысы да медицина хезмәткәрләре белән 100 процент тәэмин ителгән, - ди халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рим Әмиров. Әмма проблемаларның булуын да әйтеп үтте, берничә ФАПка ремонт таләп ителә икән.
Узган ел Татарстанда ФАПларны модернизацияләү буенча республика программасы эшли башлаган. Аның нигезендә, Татарстан буенча быел өр-яңа 52 ФАП төзеләчәк. Әлеге бәхет безнең районны да читләтеп үтмәде. Өр-яңа күчмә ФАПның берсе Юлтимер авылында төзеләчәк. Чөнки мондагы фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендә.
Модульле (күчмә) ФАПлар проекты Татарстанның сәламәтлек саклау һәм Азнакайның «Нефтемаш» заводы тарафыннан эшләнгән. Рим Рифович сүзләренчә, районда 10лап ФАПны яңартырга кирәк. Моның өчен республика бюджетыннан акча бүлеп биреп, аларны киләчәктә ремонт көтә. Ә менә Чүте авылындагы ФАПка оптимизация «җиле» кагылачак. Чөнки монда халык саны йөзгә тулмый. Шул сәбәпле, әлеге авылда йорт хуҗалыгы (домовое хозяйство) оештырырга планлаштыралар. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Махсус медицина яисә педагогик белеме булган берәү медицина кирәк-яраклары һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле дарулар сумкасы белән тәэмин ителәчәк. Ул кеше табиб килгәнче зыян күрүчегә беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтергә тиеш була. Әгәр дә авыруның хәле катлаулы булса, ул якындагы ФАПка озатылачак.
Авыл халкы өчен яңа ФАПларның төзелүе уңай күренеш булса, 3-5 елдан андагы эш урыннары яшь белгечләргә кытлык кичерәчәк. Чөнки биредә эшләүче медицина хезмәткәрләре пенсия яшенә якынлаша. Шуңа да авылда туып үскән, хәзер медицина институтларында белем алучы студентлар белән, авыл пунктларына тарту буенча, кызыксындыру эшен бүгеннән башларга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПлар

2
X