"Җиңел" тәмәкеләр бетерелә
Соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту тыелды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый.
Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый....