Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Җиңел" тәмәкеләр бетерелә

Соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту тыелды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый. Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый....

Соңгы елларда Россиядә тәмәкегә каршы көрәш аеруча активлашты. Яңа закон шулкадәр катгый ки, халыкка ерак араларны якынайтучы самолет һәм поездларда гына түгел, ә вокзал һәм аэропортларда да тәмәке тарту тыелды. Әлеге шау-шулы закон турында фикер алышулар хәзер дә тынмый.
Тәмәкегә каршы канунның артык катгый булуын Россиянең кайбер депутатлары да ассызыклый. Алар Дәүләт Думасына әлеге законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Мәсәлән, Дәүләт Думасының киләсе утырышында берьюлы 2 шундый закон проектын карарга әзерләнәләр. Алар аэропорт һәм вокзал территорияләрендә тәмәке тартуны рөхсәт итә. Шул ук вакытта депутатлар аэропорт һәм вокзал эчләрендә тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру кирәклеген дә ассызыклый. Тик шунысы билгеле, әлеге закон проектлары профильле комитетларда яклау тапмаган.
Тагын бер яңалык - 2017 елның ноябрь аеннан башлап Россиядә тәмәке өчен яңа каплар кулланыла башларга мөмкин. Шушы көннәрдә Евразия икътисади берләшмәсе бу хакта махсус техник регламент кабул итте. Яңа тәмәке кабы хәзергесеннән нәрсәсе белән аерылып торачак соң?
Беренче чиратта, барлык төр тәмәке кабы өчен бердәм дизайн формасы кертеләчәк. Өстәвенә, тәмәке белән бәйле куркыныч рәсемнәр капның ике ягында да урнаштырылып, аның 50 процентын биләп торачак. Чөнки бу - тәмәке тартуның зыяны турындагы иң үтемле социаль реклама. Өстәвенә, тиздән сигарет капларыннан "җиңел" һәм "йомшак"кебек язулар юкка чыгарга тиеш.
"Хәзерге вакытта бу язуларны билгеле бер тәмәке төрләренең зыянсыз булуы турында хәбәр итү максатыннан кулланалар. Чынлыкта исә бу дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, дөньяның уннан артык илендә әлеге төр билгеләр куллануны күптән тыйдылар инде. Тиздән әлеге кагыйдә Россиядә дә гамәлгә керергә тиеш", - дип аңлата белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сигареты