Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәйни торган тәмәке сатуны тыярга

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиядә снюс дип йөртелгән чәйни торган тәмәке сатуны тыю башлангычы белән чыгыш ясадылар. "Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсире һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында"гы Федераль законның 19нчы маддәсенә һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.53 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон чыгару башлангычы бүген...

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиядә снюс дип йөртелгән чәйни торган тәмәке сатуны тыю башлангычы белән чыгыш ясадылар.
"Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсире һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында"гы Федераль законның 19нчы маддәсенә һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.53 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон чыгару башлангычы бүген парламент утырышында хупланды һәм ул Дәүләт Думасына җибәреләчәк.
Утырышта чыгыш ясаган Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев билгеләп узганча, соңгы вакытта уку йортларында чәйни торган тәмәке таралуга борчылган укытучы һәм ата-аналардан алынган мөрәҗәгатьләр саны шактый арткан. Шабаев сүзләренчә, андый тәмәкедә никотин өлеше, гадәти тәмәке белән чагыштырганда, 5 тапкыр артыграк.
Чәйни торган тәмәке тиз арада ияләшү һәм бәйлелек тудыра, шулай ук җитди авырулар китереп чыгарырга да мөмкин.
ТР Дәүләт Советының закон чыгару башлангычы, аерым алганда, андый тәмәкене күпләп һәм берәмләп сату өчен җаваплылык билгеләүне күздә тота.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сигареты

2
X