Заман сулышы

Студент тег белән яңалыклар

  • 30 гыйнвар 2016 - 10:14
    21 яшьлек студент кызның гомере авариядә өзелгән
    Бу куркыныч юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында Казан-Оренбург трассасында килеп чыга. Биредә ике машина -"ВАЗ-2114" һәм "ВАЗ-2109" бәрелешә. Машиналарның берсендә Чистайның ике студенты - 19 яшьлек Александр С. һәм 21 яшьлек Эльвина В. утырган була. Алар Казанга юл тотканнар, дип фаразлана. Авария нәтиҗәсендә кыз шундук җан бирә. Александрның да хәле яхшы...
    434
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 12:39
    Төркиядә укучы Россия студентларын үз ватаннарына кайтаралар
    Төркиядә укучы Россия студентларын үз ватаннарына кайтаралар, дип хәбәр итә «Русская служба новостей». Россия Мәгариф министрлыгы сүзләренчә, Россиядә укучы Төркия студентларына карата бернинди дә чикләүләр булмый. Шунысы да билгеле: Россиянең иллеләп вузы Төркия институтлары һәм университетлары белән килешүләрен өзгән. http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/12980-t%D3%A9rkiyad%D3%99-ukuchyi-rossiya-studentlaryin-%D2%AFz-vatannaryina-kaytaralar.html
    735
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2015 - 05:20
    Казанда укучы Лениногорск студентлары ничек яши?
    25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан, төбәгебездә туып-үсеп, төрле шәһәрдәге югары уку йортларында белем алучы студентларның хәлен белештек. Гөлинә Гаррапова, Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының III курс студенты. - Хәзер күп кенә вузларда "иң кызу вакыт"- сессия бара. Мин, Аллага шөкер, барлык имтиханнарымны бик уңышлы тапшырдым....
    481
    0
    0
  • 17 ноябрь 2014 - 10:19
    Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә
    Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән. 1939 елның 28 октябрендә фашистлар тарафыннан басып алынган Чехословакиядә Прага студентлары һәм мөгаллимнәре, Чехословакия дәүләте барлыкка килү көнен (1918 елның 28 октябре) билгеләп үтү өчен, демонстрациягә чыга. Илбасарлар бүлекчәләре демонстрацияне куып тараткан вакытта...
    841
    0
    0
  • 9 октябрь 2012 - 10:07
    Татарстан нефте белән танышу
    "Сургутнефтегаз" предприятиесенең 26 яшь нефтьчедән торган делегациясе Татарстанның нефть тармагы белән танышу максатыннан, 1 атна буе республиканың иң эре нефть компанияләре урнашкан шәһәрләргә эшлекле сәяхәттә булган. Алар Нурлат һәм Әлмәттә булганнан соң, "Лениногорскнефть" идарәсенә дә визит ясадылар. Сургут нефтьчеләре өчен башта шәһәребезнең истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Сәяхәт барышында автобус кунаклар...
    1070
    0
    0
  • 23 август 2012 - 11:10
    Кем генә сагынмый икән?
    Август аеның соңгы көннәре якынлашканда, берәүләр мәктәп турында уйласа, икенчеләре студент тормышына әзерләнә. Үзем дә күңелем белән әнә шул икенче төркемгә керәм, гәрчә университетны тәмамлаганга 11 ел вакыт үтсә дә... Һаман студент еллары сагындыра... Тулай торакта яшәве генә дә үзе бер тарих бит. Төрле районнардан җыелган авыл кызлары белән биш...
    567
    0
    0
  • 5 июль 2012 - 12:18
    Тормышка юллама
    Узган шимбәдә Лениногорск нефть техникумы үз «карлыгачларын» зур тормыш юлына озатты. Тантана техникумның актлар залында үтте. Нефть техникумы шәкертләренең географиясе киң кырлы. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм башка шәһәрләрдән килеп укыйлар. Бу турыда техникум директоры Игорь Врублевский да әйтеп үтте. - Тормышыгызда иң мөһим вакыйгаларның берсе килеп җитте. Бүген сез...
    574
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:16
    Студентлар язы
    Мәдәният сараенда "Студентлар язы" бәйгесе узды. Анда КНИТУ КАИ, Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы, нефть техникумы һәм политехник колледж студентлары катнашып, үзләренең җырга-биюгә оста булуын тагын бер кат раслады. Бәйгенең икенче этабында 6 кыз "Студент язы гүзәле" исеме өчен көрәште. Җиңүче исеме соңрак узачак гала концертта билгеле була.
    716
    0
    0
  • 16 апрель 2012 - 12:04
    Студентлар спортны сайлый
    Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Физик тәрбияне үстерү, көндәлек тормышка кертү - сәламәтлекне ныгытуның мөһим факторы. Ул физик һәм акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә, менә дигән ял белән тәэмин итә. Лениногорск нефть техникумында ссәламәтләндерү һәм спорт белән шөгылләнүгә зур игътибар бирелә. Ул студентларның мөстәкыйльлеге белән оста җитәкчелек итүче җитәкчелек,...
    460
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 06:53
    Яңа тормышка аяк бастылар
    Табигатькә ямьле яз аяк баскан мәлдә, Лениногорск нефть техникумы чыгарылышлары өчен, соңгы кыңгырау чыңлый. Димәк, мәшәкатьсез һәм борчусыз, бәхетле мизгелләр тәмамланды дигән сүз. Ә алда - авыр сынаулар көтә... Тик әлегә шушы күңелле мизгелләрдән файдаланып калырга, бергәләшеп студент елларының кызыклы хатирәләре белән уртаклашырга кирәктер. Ә хатирәләр күп: дәресләр һәм сессия...
    528
    0
    0
  • 22 март 2012 - 11:59
    Студентлар Универсиадага әзерләнә
    Күптән түгел "Ливадия" шифаханәсе базасына республиканың "Форпост" территориаль үзәк вәкилләре җыелды. Безнең районнан Лениногорск нефть техникумы һәм КАИның Лениногорск филиалы студентлары барды. Төп максат - 2013 елда Казанда узачак Универсиадада җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча җыелма отряд оештыру иде. Җыенның катнашучылары өчен психология һәм этика, үз-үзеңне саклау буенча укулар оештырылды. Беренче...
    493
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:42
    Студентларның уңышы
    2012 ел - КАИның Лениногорск филиалы өчен уңышлы башланды. Студентлар советы шәһәр буенча иң яхшы студентлар үзидарәсе конкурсында I урынны яулады. Конкурс "Лениногорск муниципаль районында яшьләр һәм яшьләр сәясәте. Йомгаклар һәм стратегия" форумы кысаларында узды. IV курс студенты Светлана Мустаева "Татарстан Республикасында демографик хәл" дигән фәнни хезмәте өчен (җитәкчесе Р.Минкина)...
    466
    0
    0
Реклама