Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Кем генә сагынмый икән?

Август аеның соңгы көннәре якынлашканда, берәүләр мәктәп турында уйласа, икенчеләре студент тормышына әзерләнә. Үзем дә күңелем белән әнә шул икенче төркемгә керәм, гәрчә университетны тәмамлаганга 11 ел вакыт үтсә дә... Һаман студент еллары сагындыра... Тулай торакта яшәве генә дә үзе бер тарих бит. Төрле районнардан җыелган авыл кызлары белән биш...

Август аеның соңгы көннәре якынлашканда, берәүләр мәктәп турында уйласа, икенчеләре студент тормышына әзерләнә. Үзем дә күңелем белән әнә шул икенче төркемгә керәм, гәрчә университетны тәмамлаганга 11 ел вакыт үтсә дә... Һаман студент еллары сагындыра...


Тулай торакта яшәве генә дә үзе бер тарих бит. Төрле районнардан җыелган авыл кызлары белән биш ел бергә яшәп, бертуган итеп күрә башлыйсың. Ул заманда студентлар арасында фатир "снимать" итү дигән күренеш сирәк иде, шунлыктан барыбыз умарта күчедәй "гөж" килеп яшәдек. Хәзер генә, барысы да димим, күпләре нигәдер фатирга түләп тора. Алай гына да түгел, ата-ана тир түгеп тапкан акчасына газиз баласы өчен Казаннан бер бүлмә булса да сатып алу ягын карый. Фатирда торуның уңайлы ягы күп инде анысы. Укудан кайтуга ашарга пешерергә дип, кәстрүлеңне плитә өстенә куярга урын таба алмыйча әрле-бирле йөрмисең. Җитмәгәненә, мин яшәгән тулай торакта электр плитәсе иде. Ул башта озак кына җылына, аннан кызып китә. Бервакыт күрше бүлмәдәге кызлар шулпа куеп, үзләре чыгып киткәннәр. Ә шулпа рәхәтләнеп кайнаган да кайнаган. Хәтта ите кәстрүл төбенә ябышып каткан. Әлбәттә, дүрт кеше яшәгән бүлмә өчен бу зыян булды инде.
Казанда Универсиада авылында төзелгән тулай тораклар уңайлы, бер бүлмәле фатирга тиң, дип сөйлиләр. Ике кешегә бер бүлмә, бәдрәф, юыну бүлмәсе дә бар, матур итеп обойланган. Компьютерың яки ноутбугың булса, рәхим итеп WiFi ноктасына тоташ. Тулай торакка түләү бәясе дә бик арзан: нибары 60 сум икән. Тик вату-җимерү турында, тырналган эз дә булмаска тиеш, диләр. Менә Универсиада төгәлләнгәч тә яшьләр шушы матурлыкны саклый белсәләр ярый ла...
Хәзер студентлар да башка төрле, ахрысы. Безнең кебек, сагынып, балавыз сыгып тормыйлар. Бервакыт авылда II курста укучы кыздан студент тормышы турында сораштырып торган идем. "Сагындырадыр инде", дим. Ә ул мәктәпне, авылны сагыныр җире булмаганын, "Казан минем өчен", дип әйтеп куеп, шаккатырган иде. Баксаң, беренче курс ахырында бай гына егет белән танышып, II курста тулай торак та алмыйча, егетнең "снимать" иткән фатирына күченеп, бергә яши дә башлаганнар. Ярар, монысы башка тема инде, минем эш түгел. Әлбәттә, араларында әти-әни биреп җибәргән акчаны сак кына тотып, күңел ачуга туздырмыйча, тырышып укучылары да бар.
Без укыганда гаиләләре белән тулай торакта кайбер укытучылар да яшәде бит әле. Менә аларга иң авыры булгандыр. Без генә яшьлек белән газабын тоймадык. Еллар үтсә дә, сагындырып искә төшә, берара гына булса да шулы чорга кайтып киләсе иде, дип куясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студент