Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Яңа тормышка аяк бастылар

Табигатькә ямьле яз аяк баскан мәлдә, Лениногорск нефть техникумы чыгарылышлары өчен, соңгы кыңгырау чыңлый. Димәк, мәшәкатьсез һәм борчусыз, бәхетле мизгелләр тәмамланды дигән сүз. Ә алда - авыр сынаулар көтә... Тик әлегә шушы күңелле мизгелләрдән файдаланып калырга, бергәләшеп студент елларының кызыклы хатирәләре белән уртаклашырга кирәктер. Ә хатирәләр күп: дәресләр һәм сессия...

Табигатькә ямьле яз аяк баскан мәлдә, Лениногорск нефть техникумы чыгарылышлары өчен, соңгы кыңгырау чыңлый. Димәк, мәшәкатьсез һәм борчусыз, бәхетле мизгелләр тәмамланды дигән сүз. Ә алда - авыр сынаулар көтә...


Тик әлегә шушы күңелле мизгелләрдән файдаланып калырга, бергәләшеп студент елларының кызыклы хатирәләре белән уртаклашырга кирәктер. Ә хатирәләр күп: дәресләр һәм сессия вакытында кызыклы да, кызганыч та булган хәлләр, ашханә һәм гардеробка очы-кырые күренми торган чират, бәхәсләшү һәм килешүләр, уңышлар белән беррәттән, уңышсызлыклар, беренче мәхәббәт...
Менә быелгы студентларга да "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Студентлар әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Укытучылар коллективына һәм техникумның администрациясендә карата җылы, күңелләрне эретә торган сүзләр әйтелде. Нәкъ менә алар белән студентлар булачак һөнәрләренең асылына төшенделәр, беренче ачышларын күрделәр, укудагы нәтиҗәләрен тора-бара гел югарылыкка күтәрделәр.
Чыгарылышлар үзләренең җитәкчеләренә аерым хөрмәт күрсәтеп, рәхмәтләрен җиткерде. Алар янәшәсендә һәрвакыт Н.Карпенцева, С.Караканджаева, Р.Кашапова, Ф.Локманова, А.Бубекова, М.Брендюбева, Е.Әхмәтова, Р.Ермакова, С.Врублевский, Л.Галимова, М.Мальковская, Э.Бәдретдинова булып, хәлләренә керә белделәр, кирәк булса, студентлары ягына да бастылар.
Быел нефть техникумы 242 студентны олы тормыш юлына озата. 4 ел буена бик яхшы билгеләргә генә укыган укучыларны күреп күңел сөенә. Алар техникумның ныклы терәге булып торды.
Нефть техникумы ел саен нинди дә булса бәйрәмнәрдән читтә калмый, актив катнаша. Моңа һәрвакыт "йолдызчык"ларыбыз: Кирилл Шаталов, Константин Сәлимов, Данил Королев, Артур Каниев, Диана Хафизова, Виктория Юнысова, Ксения Савенкова, Олеся Шәрипова, Гөлназ Райманова, Александр Потапов кебек шаян күңелле, ышанычлы егет-кызлар булыша. Киләчәктә дә техникум тормышы шулай якты булып янар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студент