Заман сулышы

Убийство тег белән яңалыклар

  • 11 декабрь 2015 - 08:32
    Чаллыда табибны атып үтергәннәр
    Полиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган. Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация...
  • 21 октябрь 2015 - 11:01
    Чаллыда ветеранны кыйнап үтергәннәр?
    Әлеге сорауга "Беренче канал" җавап табарга тырыша. Коточкыч вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә йөри. Бу фаҗига белән "Беренче канал" журналистлары да кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак, дип...
  • 21 октябрь 2015 - 10:57
    Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр
    Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный. Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8...
  • 10 август 2015 - 07:04
    Лениногорскилыны үтереп ташлаганнар
    7 августта 16 сәгать 30 минутта Тегү Фабрикасы тирәсендәге (Гагарин урамы) чокырлыкта бер ир кешенең үле гәүдәсен табып алалар. Муен тирәсе, кулларында пычак белән кискән-кадаган урыннары бар. Беренчел версиягә караганда, ир - йортсыз-җирсез кеше, хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.
  • 13 февраль 2015 - 06:04
    32 яшьлек кыз сөйгәнен кадап үтергән
    Вакыйга кичә кызның үзенең 26 яшьлек өйдәше белән фатирында кәеф-сафа корып утырганда килеп чыга. Түбәнкамалылар әйтүенчә, ир-егет сөйгәненнән көнләшә торган булган. Үтереш булган көнне дә бәхәс көнләшү аркасында килеп чыга. Ниндидер мизгелдә хуҗабикә кулына пычак ала да, егетнең йөрәк турына кадый. Нәрсә эшләгәнен соңрак абайлап алган кыз күршеләргә чаба һәм...
  • 13 гыйнвар 2015 - 13:42
    Лениногорскида берәүне шешәдәше кыйнап үтергән
    11 гыйнварда Ленинградская урамындагы бер йортта 32 һәм 38 яшьлек ирләр арасында низаг чыга. Дөресрәге, баштан бергә эчәләр, аннан сугыша башлыйлар. Берсе көчлерәк була, шешәдәшенең башын идәнгә бәреп-бәреп кыйный һәм үзен генә калдырып кибеткә чыгып китә. Кире әйләнеп кергәндә теге исән була әле. Аның үлгәнен белгәч, "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Гаепләнүче...
  • 4 июль 2013 - 10:57
    Лениногорскида берәүне эчү үлемгә китергән
    1 июльдә төнге сәгать 11 ләр тирәсендә Лениногорск районында исерек хәлдәге 18 яшьлек егет, кисәк кенә килеп туган бәхәстә 24 яшьлек егетнең эченә пычак белән чәнчә, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге. Алган ярадан егет җинаять урынында үлә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Реклама