Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чаллыда табибны атып үтергәннәр

Полиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган. Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация...

Полиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган.
Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация бүлегенә алып китә, әмма операция ярдәм итми, алган җәрәхәтләреннән 52 яшьлек табиб хастаханәдә җан бирә.
Кайнар эзләрдән шикле адәм тоткарлана. Ул 1930 елгы пенсионер булып чыга. Ачыкланганча, ул үзлегеннән ясалган коралдан аткан. Ни сәбәпле шундый адымга баруы ачыклана. Тикшерү эше дәвам итә.
Андрей Железнов "Саулык+" клиникасын җитәкләгән һәм 4 нче поликлиникада эшләгән.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51931-challyida-tabibnyi-atyip-%D2%AFterg%D3%99nn%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убийство