Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

32 яшьлек кыз сөйгәнен кадап үтергән

Вакыйга кичә кызның үзенең 26 яшьлек өйдәше белән фатирында кәеф-сафа корып утырганда килеп чыга. Түбәнкамалылар әйтүенчә, ир-егет сөйгәненнән көнләшә торган булган. Үтереш булган көнне дә бәхәс көнләшү аркасында килеп чыга. Ниндидер мизгелдә хуҗабикә кулына пычак ала да, егетнең йөрәк турына кадый. Нәрсә эшләгәнен соңрак абайлап алган кыз күршеләргә чаба һәм...

Вакыйга кичә кызның үзенең 26 яшьлек өйдәше белән фатирында кәеф-сафа корып утырганда килеп чыга.

Түбәнкамалылар әйтүенчә, ир-егет сөйгәненнән көнләшә торган булган. Үтереш булган көнне дә бәхәс көнләшү аркасында килеп чыга. Ниндидер мизгелдә хуҗабикә кулына пычак ала да, егетнең йөрәк турына кадый. Нәрсә эшләгәнен соңрак абайлап алган кыз күршеләргә чаба һәм ашыгыч медицина ярдәме чакыра.

Егет ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында җан бирә. Хәзер кызга карата җинаять эше кузгатылган. Баксаң, ул элек тә егеткә берничә тапкыр пычак белән ташланган. Ул чакта егет полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Кызның 8 яшьлек баласы да булып чыкты. Үтереш вакытында кызчык әбиләрендә булган.

http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убийство