Шәһәребезнең үзәк китапанәсендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үтте.
Ул әңгәмә рәвешендә оештырылып, балалар белән китапханәче арасында барды. Укучылар китапханәче сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Татарстан башкаласы Казан шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт ясап, һәйкәлләр белән танышты, алар турында белгәннәрен сөйләде. Ахырдан, барысына да "Беренче сыйныф укучысының мәдәни...