Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның үзәк китапханәсендә мәдәни дәрес үтте

Шәһәребезнең үзәк китапанәсендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үтте. Ул әңгәмә рәвешендә оештырылып, балалар белән китапханәче арасында барды. Укучылар китапханәче сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Татарстан башкаласы Казан шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт ясап, һәйкәлләр белән танышты, алар турында белгәннәрен сөйләде. Ахырдан, барысына да "Беренче сыйныф укучысының мәдәни...

Шәһәребезнең үзәк китапанәсендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үтте.


Ул әңгәмә рәвешендә оештырылып, балалар белән китапханәче арасында барды. Укучылар китапханәче сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Татарстан башкаласы Казан шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт ясап, һәйкәлләр белән танышты, алар турында белгәннәрен сөйләде. Ахырдан, барысына да "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән танышып, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урок