Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләрендә “Чисталык дәресе” узган

20 декабрьдә республиканың белем бирү учреждениеләрендә бердәм "Чисталык дәресе" үтте, шул исәптән безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура елына багышланган иде. Мәсәлән, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары сыйныф сәгатендә экология проблемалары белән танышкан. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча тәкъдим ителгән проектлар арасында иң кызыклысы VI сыйныфныкы...

20 декабрьдә республиканың белем бирү учреждениеләрендә бердәм "Чисталык дәресе" үтте, шул исәптән безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә.
Ул әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура елына багышланган иде. Мәсәлән, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары сыйныф сәгатендә экология проблемалары белән танышкан. Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча тәкъдим ителгән проектлар арасында иң кызыклысы VI сыйныфныкы булган. Сугышлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар белән каты көнкүреш калдыкларын нәрсә эшләтергә дигән темага әңгәмә үткәрелсә, V-IX сыйныфлар көнкүреш калдыкларын яндырганда нинди агулы матдәләр чыгуы турында мәгълүмат алган. Иң актив укучыларга призлар бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урок