Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне

Бүген, 22 июнь көнне - Хәтер һәм кайгы көне.

Бөтен ил күләмендә “Тынлык минуты” Бөтенроссия акциясе узачак. Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта илебез тормышы Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнар истәлегенә бер минутка туктап калачак.

СССРда яшәүчеләргә 81 ел элек, сәгать телләре нәкъ менә шушы вакытны күрсәткән чагында, нацистлар Германиясенең һөҗүме турында эфир аша хәбәр ителә.

Шулай итеп, иртәгә илебезнең телевидение һәм радио эфирлары, транспорт, супермаркет кассалары, предприятиеләр бер минутка эштән туктап торачак.

Татарстанда яшәүчеләрне дә “Тынлык минуты”нда катнашырга чакыралар.

Һәркем үзенең машинасын туктатып, бер минутка гына эштән аерылып торырга һәм канкойгыч сугышта һәлак булган туганнары-якыннарын искә алырга мөмкин.

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев