Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар

Ул Танкистлар көненә багышланды.

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бюст ачтылар. Ачылыш тантанасы бүген узды, ул Танкистлар көненә багышланды.

Тантанада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә геройның апасы килде.

«Беренче чиратта, бу безнең гаилә өчен ярдәм. Без кичергән хисләр турында күп сөйләргә мөмкин. Беренче чиратта бу – горурлык», –  диде Дамир Исламовның апасы Диләрә.

Өлкән лейтенант Дамир Исламовка бу елның март аенда Россия Герое исеме бирелде. Яшь егет 7 мартта Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды. Аның җитәкчелегендәге танк экипажы дошманның дүрт машинасын шартлатты. Әмма сугыш вакытында Исламовның танкы юк ителә, экипаж исән кала алмый.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев