Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск хуҗалыклары кырларында трактор тавышы тынмый (ФОТОЛАР)

Лениногорск районы хуҗалыклары чәчү буенча экваторны узды, 11 май көне мәгълүматына караганда,барлык мәйданның 68 проценты чәчелгән. Узган атнада кыр эшләре белән танышып кайттык. Безне авыл хуҗалыгы идарәсе машинасы Зәй-Каратай авылы кырыендагы басуларга алып килде. Биредә эш оешкан төстә бара, һәр җирдә эш кайный. Бу бүлекчәдәге 17 берәмлек техниканың һәркайсына эш...

Лениногорск районы хуҗалыклары чәчү буенча экваторны узды, 11 май көне мәгълүматына караганда,барлык мәйданның 68 проценты чәчелгән. Узган атнада кыр эшләре белән танышып кайттык.


Безне авыл хуҗалыгы идарәсе машинасы Зәй-Каратай авылы кырыендагы басуларга алып килде. Биредә эш оешкан төстә бара, һәр җирдә эш кайный. Бу бүлекчәдәге 17 берәмлек техниканың һәркайсына эш җитәрлек. Кырларның берсендә "Лениногорская" агрофирмасы хезмәтчәннәре ике трактор белән татлы тамыр - шикәр чөгендере утырта иде. Техниканың берсен Наил Таҗиев иярләсә, икенчесендә Евгений Савельев. Алар зур, куәтле "КАМАЗ Т-215" дип аталучы тракторда эшлиләр. Аңа "Монопил" чәчү комплексы тагылган. Шунда 24 секция эченә орлык салынган, алар шуннан җиргә иңеп бара.

Наил абый - Карагайныкы, утыз дистә елдан артык хезмәт стажы бар. Биредә ике смена эшлиләр, иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр алар кырда булса, төнгелеккә алмашчылар килә. Ә Наил абыйның тракторына чит кеше түгел, туган энесе Марат Таҗиев утыра, ди. Наил абый әйтүенчә, бер сменага 45-50 гектар чәчәргә мөмкин. Бүлекчә җитәкчесе Равил Кәримов әйткәнчә, монда татлы тамыр 700 гектарда утыртылачак, арпаны 630 гектарда, борчакны 390 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Яшел келәм кебек борын төрткән уҗымнар да матур күренә, бу бүлекчәдә уҗымнар 700 гектарга якын кырларны биләп тора. Шикәр чөгендере орлыгын кырга ташуда "КамАЗ" машинасы белән Рафис Низамов эшли.
Икенче басуда әлеге культура өчен җирне әзерләү бара. Станислав Климашов "Нью Холланд" тракторында туфрактагы өемнәрне ваклый, тигезли, культивацияли, җирне мамык кебек йомшак, көпшәк итеп ясап куя. Төш вакыты җиткәнче 20 гектарны эшкәртеп куйган. "Бер сменага 100 гектарда эшләп була. Техникасы да яңа әле, без алты ел элек бергә эшли башладык", ди ул. Үзе Зеленая Рощада яши икән.
Авылның икенче башындагы басуда Наил Низамов белән Зирәк Әгълиев арпа чәчүдә эшли. Алар без барганда "К-744" тракторына тагылган комплексның тәгәрмәчен алыштыралар иде, әллә ни озак сөйләшеп тормадылар, тиз арада алыштырып,эшкә тотындылар.
Ул көнне "Маркс" хуҗалыгы (Куакбаш) кырында да булдык. "КамАЗ" машинасында Илгиз Рәхимов орлык алып килгән, ул көне буе диярлек шунда кырда тора, орлык артыннан гына кайтып килә. Биш елдан артык хуҗалыкта эшли икән. Әнә басуларны зур "Нью-Холланд" тракторы белән Илдар Миннеголов иңли, ул солы, вика һәм кукуруз кушылган азык катнашмасы чәчә иде. Биредә аны 700 гектарда планлаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәләр