Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды

Өч ай каникулдан соң мәктәпләр бүген янә балалар шау-шуына күмелде.

 

Кызлар-малайлар матур костюмнардан, формалардан белем ала торган уку йортларын сагынып килде. Аларны яраткан укытучылары каршы алды. Укытучылар укучылар белән белем диңгезендә тирән итеп йөзәргә әзерләр.

Лениногорск шәһәре һәм районнында 34 мәктәп үз ишекләрен 8 меңнән артык укучылар өчен ачты. Шуларның 850се - беренче сыйныфка килүчеләр. 1 мең 100дән артык педагоглар укучыларга белем бирәчәк.

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә 13 яшь кадрлар укытырга килде.

11нче гимназиягә 88 укучы - беренче сыйныфка килде. 20 укучы (11нче сыйныф) гимназияне тәмамлаячак. Барлыгы 760 укучы гимназиядә белем ала.

Гимназия укучыларын һәм укытучыларын Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин котлады.

Гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина матур теләкләрен җиткерде.

Тантаналы линейкадан соң класс сәгатьләре узды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев