Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы быел да Шахтерлар Сабан туен гөрләтте (+ фотолар, + хис-кичерешләре)

Кемерово өлкәсе – Кузбассның зурлыгы буенча икенче урындагы шәһәре Новокузнецкида быел икенче тапкыр халыкара Шахтерлар Сабан туе узды.

 

Татарстаннан Лениногорск районы Новокузнецкидагы Сабантуйны үткәрү буенча җаваплы район иде. Хәтерләсәгез, узган ел да шундый вазифаны үтәде безнең район, ул чакта Кемеровода беренче Халыкара Шахтерлар Сабан туе узды. Быел Новокузнецк Сабан туе Россия, якын чит илләрдән кунакларны җыйды.

Россиянең ташкүмер чыгаручы регионнарыннан, шулай ук Донбасс, Казахстан, Кыргызстаннан вәкилләр булган. Төп кунаклар – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, район башлыгы Рәгать Хөсәенов Кемерово губернаторы Сергей Цивилев озатуында милли мәйданчыкларда булдылар.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее элеккеге татар йорты күренешен әзерләп барды, алар аны тәкъдим итте. Мондагы декоратив-кулланма сәнгать барысын да сокландырды. Кемерово өлкәсе территориясендә яшәүче милли-мәдәни автономияләр, диаспоралар үз традицияләрен һәм мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр. Безнең музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентларның эшләренннән күргәзмә оештырды, Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбе белгечләре милли орнамент бизәге төшерү буенча мастер-класслар күрсәтте.

“Бәйрәм шулхәтле матур итеп оештырылган иде. Быел тагын да киңрәк масштабта узды. Бар җирдә музыка, төрле милләт җырлары яңгырый. Безнең Татарстан, Лениногорск артистлары бик әйбәт чыгыш ясадылар, җырлар, биюләр аша татар халык традицияләрен чагылдырдылар. Килгән тамашачы безнең чыгышларны ошатты, алкышлады”, - дип сөйли Лениногорск мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова.

Лениногорск делегациясе Сабантуйда театральләштерелгән күренештә катнашты, иң матур җырларны, биюләрне башкардылар, шулай ук алар мәртәбәле кунакларны хөрмәтләп каршы алды һәм Сабантуйда халык уеннарын уйнатты. Шахтерлар сабан туе узганга берничә көн үтсә дә, үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова мин һаман да күңелем белән Новокузнецкида йөрим әле, диде. “Бәйрәмнән алып кайткан хис-кичерешләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Без аннан чын мәгънәсендә Татарстаныбыз, милләтебез өчен горурланып кайттык. Самолеттан килеп төшүгә безне зурлап каршы алдылар, кунакханәгә урнаштык. Аннан репетицияләр башланды. Безнең белән бик көчле режиссерлар эшләде, аларның киңәшләрен, тәкъдимнәрен истә тотып чыгыш ясадык. Казан артистлары белән беррәттән бер сәхнәдә чыгыш ясау – безнең өчен горурлык булды. Новокузнецк сабан туенда әзерлек югары дәрәҗәдә иде”, - дип сөйли Ләйсән.

Сарабиккол мәдәният йортыннан Раушания Мортазина Новокузнецк шәһәрен ошатып кайтулары турында сөйләде. Алар күмәк күренештә катнашкан. Сүз уңаеннан, авыл мәдәният йортларыннан тагын Кирлегәч, Юлтимер клуб вәкилләре дә бар иде. “Без анда яшьлеккә кайткан кебек булдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны каршы алу да күңелле мизгел булып истә калды. Уеннар уйнатуда катнаштык, барысы 8 уен булды”, - ди Раушания ханым.

Лениногорскилылар әйтүенчә, Новокузнецк сабан туенда уйнаткан халык уеннарын андагы халык шулхәтле ошаткан, мондый уеннарны күргәне булмаган аларның, диләр. “Без чиләк белән су ташу уенын уйнаттык, - дип сөйли Зөмәрә Шәрәпова. – Шулай ирле-хатынлы килде дә, көянтәгә күрсәтеп, “Что это такое?” диләр. Көянтә белән су ташыганнарын аңлаттым, уенда катнашырга чакыргач, риза булдылар һәм ирле-хатынлы йөгереп килделәр. Минәйтәм, умыртка баганасына файдалы ул. Аннан алар бер-берсенә елмаешып, и нам тоже надо купить коромысло, дип киттеләр. Рәхәтләнеп катнаштылар уенда. Барлыгы 40 литр су китте. Ә чиләк-көянтәләрне үзебез белән алып барган идек.  Без аннан матурлык күреп кайттык, режиссерлар белән эшләү тагын да зур тәҗрибә бирде. Безне алып барганнары өчен мәдәният идарәсенә, Гөлнара Зариповага рәхмәт”, - ди Зөмәрә ханым.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга, 1 июль санында укый аласыз.

фотолар: https://tatar-congress.org,   https://president.tatarstan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев