Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районы Мордва Кармалка авылында Балтай бәйрәме үтте(+фотолар)

Лениногорск районы Мордва Кармалка авылында Балтай бәйрәме үтте.

Урман аланына шактый гына халык жыелган иде.

​​​​​​

Бәйрәмгә Әлмәт, Бөгелмә, Алексеевск районы, үзебезнең Лениногорск районнарыннан мордва халкы төркемнәре килгән. Һәрберсе үз өстәлен милли ризыклар белән бизәгән.

Шулай ук, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган. 

Балалар өчен рәсем ясау мөмкинлеге дә бар иде.

Бәйрәм төрле районнардан килгән мордва ансамбльләре төркемнәре чыгышы белән үрелеп барды. Һәрберсе матур итеп жырлады, ә килгән халык чын күңелдән биеде, шатланды. 

Бәйрәм барышында традиция буенча аю да бизәлде. Теләгән һәркем аның белән фотога да төште.

Соңыннан ике "аю" авыл урамы буйлап йөреп һәрберсенә байлык, сәламәтлек теләде. Чишмә суы да сибелде бу көнне. 

Бәйрәм "аю"ларны төргән агач ботакларыннан арындырып, бер-береңне шул ботаклар белән чабып, байлык теләүләр белән тәмамланды.

Рамия Гарифуллина фотолары 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтай 2022

2
X