Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида авыл хужалыгы ярминкәсе бара (фотолар)

Лениногорскида авыл хужалыгы ярминкәсе үтте.

Үзәк мәйданга күп итеп ит, бәрәңге, йомырка, бал, катык-сөт продукциясен алып килгәннәр.

Халык күбесенчә иткә, йомыркана, бәрәңгегә өстенлек бирде. 

Мәсәлән, лениногорскилы Мәгъдия апа, олы яшьтә булуына да карамастан, ярминкә буласын белер чыккан. " Бал алырга чыктым.  Бигрәк тә, бал белән чәй эчәргә яратам" ди, ул. 

Ә менә Зөлфирә апа Габитова йомырка алган. "Кибеттә йомырка бәясе кыйбатрак, ярминкәдә, бәлки түбәнрәк бәядән алып булыр дип чыккан идем", ди ул.

Халык, бигрәк тә, бәрәңге алды бу көнне. Елы нинди килде бит, кемнеңдер бәрәңгесе бөтенләй дә булмагандыр, бәлки. 

Каран авылыннан татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин ат итеннән ясалган колбасалар, кымыз, балыкларга кадәр алып килгән.

Ит продукциясе дә "ялт" итеп үтте, бугай. Анысы да кыйбат бит хәзер.

Рамия Гарифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы ярминкәсе 2022