Заман сулышы

Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы

Мәктәпләрдә бөтен игътибарны имтиханга юнәлтеп, тәрбия мәсьәләсе икенче планда калмады микән? Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләне күтәрделәр. Балаларда агрессивлык, культурасызлык, алдашу, урлашу кебек сыйфатларның үсүе күбебезне борчый. Кайбер ата-ана, укытучылар укучыларның бер-берсенә карата шулкадәр ачулы, нәфрәтле булуына шакката. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча...

Мәктәпләрдә бөтен игътибарны имтиханга юнәлтеп, тәрбия мәсьәләсе икенче планда калмады микән? Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләне күтәрделәр.
Балаларда агрессивлык, культурасызлык, алдашу, урлашу кебек сыйфатларның үсүе күбебезне борчый. Кайбер ата-ана, укытучылар укучыларның бер-берсенә карата шулкадәр ачулы, нәфрәтле булуына шакката. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы Тәнзилә Зарипова әйтүенчә, узган ел мәктәптә балаларның үзара сугышуы буенча алты факт билгеле булган, шуның берсе - авыл мәктәбендә.
Шәһәребездәге бер кибетеннән планшет урлап тотылган ике кыз да уку алдынгысы, сыйныф җитәкчеләре аларны бары тик яхшы яклап тасвирлый. Әти-әниле, яхшы тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнә апалы-сеңелле кызлар. Олысы, X сыйныфта укый торганы, хоккей командасында шөгыльләнә, мәктәпнең "Форпост" хокук саклау отряды әгъзасы булып тора. Икесенә бер планшетлары да бар, ди. Тик нәрсәдер аларны урлауга этәргән. Кием астына тыгып чыкканнар да, өйләренә кайткач үз бүлмәләренә кертеп, яшереп куйганнар. Каракларның эзенә берничә атна үткәч, видеокамера төшергән язмаларны караганнан соң гына төшкәннәр. Комиссия әгъзалары каршында: "Ялгыштык, башка мондый хәл кабатланмаячак", дисәләр дә, эш узган, 1997 елгы Л.гә карата җинаять эше кузгатылган.
Бәлки, балаларга сугышу, урлашуның җинаять булуын, гомер буена җитәрлек кара мөһер сугылуын аңлату эше җитмидер. "Сыйныф җитәкчеләренә, социаль педагогларга полиция вәкилләре белән берлектә әлеге темага сөйләшү, сыйныф сәгатьләре уздыру мөһим", диде район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Надежда Шалдаева.
Кичке уннан соң балигъ булмаган яшүсмернең өйдә булырга тиешлеген дә кайбер ата-ана белеп бетерми, бугай. Әнә, политехник колледжның I курс студенты кичке унберенче яртыда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотылган. Әнисенә карата, баласын тиешенчә карамаган өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзелгән. Бу маддә буенча беренче тапкыр тотылсаң - 500 сум, икенче тапкыр - 2 мең, өченче мәртәбә "эләксәң" 10 мең сум штраф каралган.
Җәмәгать урынында тәмәке тартсаң, минималь штраф күләме - 500 сум. Шул ук уку йортының I курс студенты 1997 елгы яшүсмер дә тулай торакта тәмәке пыскытып торганда, полиция хезмәткәрләре тарафыннан күз уңына алынып, административ беркетмә төзелә. Комиссия утырышына аның әнисе Самараның Келәүле районыннан ук килгән. Юл чыгымнарына штрафны да кушсаң, бер тәмәке алтын бәясенә төшә. Яшүсмер, начар гадәттән арынырга ярдәм алу өчен "Логос" психологик ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыру алды.
Гадәттәгечә, һәр комиссия утырышында спиртлы эчемлекне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә балаларын карамаган аналарга карата төзелгән биш-алты беркетмә карала. Бу юлы да искәрмә булмады. Әнә райондагы бер авылда яшәүче 45 яшьлек бер ханыма даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланып, балаларын тиешенчә карамаганы өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзелгән. VIII сыйныфта укучы игезәк кызлары аның бу халәтеннән шулкадәр туйган ки, "Безгә мондый әни кирәкми, ярдәм итегез", дип мөрәҗәгать иткәннәр. Авыл җирлеге башлыгы сүзләре буенча, ана кешенең кулы "алтын", фатирларга ремонт ясап шактый акча эшли. Әмма тапканын тиз арада үзе кебекләр белән бергә җыелып эчеп бетерә. Дөрес, соңгы вакытта, әлеге ханымның 1991 елгы өлкән улы кайткач, контроль барлыкка килгән, кызлар да яхшырак укый башлаган. Ана да әлеге чирдән дәваланырга вәгъдә бирде. Сүзендә тормаса, балаларыннан да, фатирдан да "колак кага"чагы турында искәртте комиссия әгъзалары һәм шартлы вакыт бирде.
2006 һәм 2007 елгы балаларның әбисе комиссиягә улын һәм киленен ата-ана хокукыннан азат итүне сорап гариза язган. Чөнки тәртипсез тормыш алып баручы ата-ана балаларын тиешенчә карамый. Әби кеше, түзмичә, аларны үз янына яшәргә ала. "Оныкларым безнең белән сигез ай дәвамында яши. Шул вакыт эчендә бер тапкыр да килеп күргәннәре юк. Аларның ата-ана хокукларын сакласаң, балаларын үстереп кеше итәрсең дә, аннары килеп таләпләрен куя башларлар. Шуңардан куркам", ди әби кеше. Тегеләрнең адәм рәтенә кереп, үз балаларын үзләре караудан өмете өзелгән инде аның. "Сез, чыннан да хаклы, хокукларын мәхрүм итәргә кирәк", дигән карарга килде комиссия әгъзалары.
Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы Тәнзилә Зарипова китергән саннарга күз салсаң, исәптә 89 яшүсмер тора. Алар тарафыннан ел дәвамында 19 җинаять кылынган, шуның 17се урлау белән бәйле. Әлеге саннар, чыннан да, борчылырлык җирлек тудыра. Тәрбия, профилактика мәсьәләсе дә БДИлар кебек мөһим шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: