Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида чыршы сата башладылар (ФОТОЛАР)

"Яшел гүзәлләрне" әлегә бер җирдә - базар янында саталар. Базарга Гагарин урамы буйлап килгәндә, күренә алар. Чыршы сатучылар берьюлы берничә төшкә баскан. Аларны безгә Ульяновск ягыннан алып килгәннәр. - Берничә көн элек сата башладык. Халык әкрен генә ала, менә иртән икене алып киттеләр. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә...

"Яшел гүзәлләрне" әлегә бер җирдә - базар янында саталар. Базарга Гагарин урамы буйлап килгәндә, күренә алар. Чыршы сатучылар берьюлы берничә төшкә баскан. Аларны безгә Ульяновск ягыннан алып килгәннәр.
- Берничә көн элек сата башладык. Халык әкрен генә ала, менә иртән икене алып киттеләр. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә шактый кеше килеп, бәяләрен булса да сорашып китә, - диде чыршы сатучылар.
Чыршының бәясе аның биеклегенә карап, билгеләнә икән. Бер метрлысы 300 сум һәм югарырак. Якын көннәрдә шәһәрдә чыршы сату нокталары артырга тиеш.
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев