Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида эндоскопия бүлеге ачылды (ФОТОЛАР)

Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты. Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны...

Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды.


Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты.

Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирми иде.

Хәзер исә "Татнефть" җәмгыятенең финанс ярдәме белән хастаханәнең икенче этажында заманча итеп, капиталь ремонт үткәреп, эндоскопия бүлеге ясап куйдылар. Монда медицина хезмәте күрсәтү дә киңәйде: диагностика, дәвалау, операция ясау да каралган.

Биредә өр-яңа медицина җиһазлары куелган. Бүлек мөдире, табиб Дмитрий Первушкин әйтүенчә, көньяк-көнчыгыш төбәк медицинасында тиңе булмаган җиһазлар куелган.

- Квалификацияле һәм эшләргә теләге булган коллектив тупланды. Биредә авыруларга амбулатор һәм көндезге стационар рәвештә медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Авыруларны направление һәм диспансеризация аша кабул итәчәкбез, - ди табиб.

Эндоскопия - эчке органнарга махсус прибор - эндоскоп белән диагностика үткәрү. Эндоскоп - кечкенә трубкага охшаган. Эчке органнарга кертү өчен төрлесе кулланыла, Туры эчәклек, авыз, бугаз аша кертелүче эндоскоплар кулланыла.

Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетының алдагы санында укыгыз

Розалия Мостафина

Наилә Загидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев