Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Габдулла Тукайны искә алдылар (+фотолар)

Лениногорскида бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан шагыйрьгә куелган һәйкәл каршында митинг узды.

Шәһәр һәм районның иҗади интеллигенциясе, шигърият сөючеләр, балалар бакчалары вәкилләре, мәктәп, уку йортлары укучылары, шәһәр һәм район халкы һәм кунаклары Бөек татар шагыйрен искә алырга җыелды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Габдулла Тукайның туган көне республика халкы өчен генә түгел, ә дөньяның төрле илләрендә яшәүче барлык татарлар өчен дә бөтенхалык бәйрәме булды дип билгеләп үтте.

Митинг шагыйрьләр һәм язучылар чыгышлары белән дәвам итә, укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, яшь артистлар театральләштерелгән тамашалар күрсәтәләр.

Чара барышында «Моңлы Тукай теле» муниципаль бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Лениногорскиның 4 нче урта мәктәбендә белем алучы Илсаф Ситдыйков аларның берсе. Моңа кадәр дә ул иҗат бәйгеләрендә катнашып килгән. Казанда узган 14 нче халыкара бәйгедә, үзе иҗат иткән шигыре белән чыгыш ясап, икенче урынны яулап алган. Ә Габдулла Тукай иҗатына багышланган муниципаль бәйгедә беренче урынга чыккан. Илсаф үзе дә бик матур шигырьләр яза. Ә аның шигырь сөйләгәнен тыңлап тору — үзе бер мәдәни дөнья.

Куакбаштан килгән Фаяз Мифтахов та «Моңлы Тукай теле» бәйгесендә җиңеп чыккан.

"Мин шигырь бәйгеләрендә генә түгел, гомумән төрле ярышларда катнашырга яратам. Габдулла Тукайны яратам, аның иҗаты белән кызыксынам. Кыска гына гомер эчендә шулкадәр олы шигъри байлык калдыра алуына гаҗәпләнеп бетеп булмый",- ди Аяз.

Бөек шагыребезне искә алып, аңа олы хөрмәтебез, яратуыбызны белдерергә өлкәннәр дә, бакча балалары да җыелган иде.

"Тукаебыз беркайчан да хәтеребездән чыкмас, аның иҗаты буыннан-буынга сакланыр дип ышанам. Үзем укыткан балаларны шигырь бәйрәменә алып килдем. Тукай шигырьләре аша, аларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү — минем үз алдыма куйган максатым«,- ди 4 нче мәктәпең татар теле һәм әдәбият укытучысы Халимә Ситдыйкова.

Бәйрәм ахырында сөекле шагыребезнең туган көне билгеләп үтәргә җыелган лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары, бергәләшеп «Туган тел» җырын башкардылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев