Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида җир сөрүчеләр республикакүләм бәйгесе тәмамланды, җиңүче – безнең районныкы (ФОТОЛАР)

Районыбызда "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарынан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бүген финал өлеше узып, җиңүчене билгеләделәр. Беренче урында "Лениногорская" агрофирмасы механизаторы - Рамил Гәрәев. Котлыйбыз! Өченче урында Актанышныкы, икенче урында Әтнә механизаторы. Конкурска һәр район бер механизатор әзерләгән, безгә хуҗалар буларак, икене ярый дигәннәр. Икенчесе...

Районыбызда "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарынан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бүген финал өлеше узып, җиңүчене билгеләделәр. Беренче урында "Лениногорская" агрофирмасы механизаторы - Рамил Гәрәев. Котлыйбыз!


Өченче урында Актанышныкы, икенче урында Әтнә механизаторы.

Конкурска һәр район бер механизатор әзерләгән, безгә хуҗалар буларак, икене ярый дигәннәр. Икенчесе Альберт Мәрданов иде, бүләкләү тантанасында аны шифаханәгә юллама белән бүләкләделәр.

Мондый зур конкурс хәтта Татарстанда да 20 еллап үткәрелгәне булмаган. Киләчәктә дә мондый ярышны үткәрергә дигән фикергә килделәр.

Конкурс Ялтау авылы кырында узды. Ул Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Катнашучылар безнең якларны ошатып, табигате дә матур, халкы да кунакчыл булуын әйтеп китте.

Бүген ябылу тантанасына республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары да килгән иде. Моннан тыш республика Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрның икенче урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татагролизинг" җәмгыятенең генераль директоры Илдус Зиганшин, Татарстан АПК хезмәткәрләренең профсоюз комитетырәисе Фәридә Гарифуллина, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм башкалар килгән иде.

Механизаторлар җирне ничек сөрде, нинди таләпләр куелган иде, болар хакында "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев