Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Ишегалды бәйрәме" гөрләде (ФОТОЛАР)

Шәһәрнең Бораулаучылар паркында чираттагы ишегалды бәйрәме үтте. Аны 7нче ТОС белән бергә "Оникс" җәмгыяте, шулай ук баш предприятиесе булган "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте оештырды. 7нче ТОС микрорайоны территориясендә яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Мондый бәйрәм быел беренче тапкыр паркта узуы белән үзенчәлекле булды. Җыр-моң тавышы тынмады, шәһәр артистлары чыгышлары белән сөендерде. Балалар өчен...

Шәһәрнең Бораулаучылар паркында чираттагы ишегалды бәйрәме үтте.
Аны 7нче ТОС белән бергә "Оникс" җәмгыяте, шулай ук баш предприятиесе булган "ЛениногорскРемСервис" җәмгыяте оештырды. 7нче ТОС микрорайоны территориясендә яшәүчеләр күпләп җыелган иде.
Мондый бәйрәм быел беренче тапкыр паркта узуы белән үзенчәлекле булды. Җыр-моң тавышы тынмады, шәһәр артистлары чыгышлары белән сөендерде.
Балалар өчен батут эшләде, тәм-том сатылды, клоун уеннар уйнатты.
Актив яшәүчеләр бүләкләнде.
Алып баручы килгән халыкны да тик тотмады, уеннарда катнаштырды, биетте.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме праздник двора