Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида "Калфаклы татар кызы" бәйгесе узды (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Калфаклы татар кызы-2018" дигән Муниципаль бәйге узды. Ул бездә беренче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучы кызлар һәм студентлар катнашты. Бәйгедә 10 кыз үзләренең сәләтләрен, аш-суга осталыкларын, калфак чигә белүләрен күрсәтте. Жюрига чибәр, уңган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Катнашучылар арасыннан "Иң...

Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Калфаклы татар кызы-2018" дигән Муниципаль бәйге узды.

Ул бездә беренче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучы кызлар һәм студентлар катнашты.

Бәйгедә 10 кыз үзләренең сәләтләрен, аш-суга осталыкларын, калфак чигә белүләрен күрсәтте.

Жюрига чибәр, уңган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады.

Катнашучылар арасыннан

"Иң гүзәл кыз", "Иң оста хуҗабикә", "Иң күркәм кыз", "Иң сылу кыз", "Иң назлы кыз", "Иң оста биюче кыз", "Иң оста җырлаучы кыз" номинацияләре сайланды.

Беренче урынны 5нче мәктәп укучысы Язгөл Хәева яулады.

Икенче урында 11нче гимназия укучысы Ильвина Рәхмәтуллина.

Өченче урынга Шөгер кызы Аделина Сөләйманова һәм 7нче мәктәп укучысы Гөлшат Галиева чыкты.

Бу турыда тулырак "Заман сулышы"ның алдагы саннарында укыгыз.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев