Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алдылар (ФОТОЛАР)

Үзәк мәйданга сәгать кичке алтыга халык агылды да агылды бүген. Балалар, яшьләр, олылар чәчәкләр, шәмнәр алып килә. Фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя. Шәһәрдәшебез 65 яшьлек Галия Сираева 3 һәм 5 яшьлек ике оныкларын коляскага утыртып килгән. -Шулхәтле зур кайгы, вафат булучыларның якыннарына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен....

Үзәк мәйданга сәгать кичке алтыга халык агылды да агылды бүген. Балалар, яшьләр, олылар чәчәкләр, шәмнәр алып килә. Фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя.
Шәһәрдәшебез 65 яшьлек Галия Сираева 3 һәм 5 яшьлек ике оныкларын коляскага утыртып килгән.
-Шулхәтле зур кайгы, вафат булучыларның якыннарына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Менә шәм, стакан алык килдек. Үземнең оныкларым да үсеп килә, мондый кайгылар күрергә булмасын, - ди.
Үзәк мәйдан халык белән тулды."Бу - илебез өчен зур кайгы. Барыбызга да авыр бүген", - диде Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова.
Бу көннәрдә бөтен республика һәм Россия бер дулкында: газиз балаларын, әти-әниләрен, якыннарын, газиз балаларын югалткан Кемерово халкы янәшәсендә. Күңел һәм уйлар белән булса да...
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев