Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида медицина хезмәткәрләрен тәбрикләделәр (+ фоторепортаж)

19 июньдә - Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Әлеге дата уңаеннан Лениногорск мәдәният сараенда бәйрәм чарасы узды. Зал тутырып, медиөина тармагында эшләүчеләр килгән иде. Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хкстаханәсе баш табибы Рим Әмиров котлады.

Бик күп медицина хезмәткәрләре бүләкләнде. Аларга төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм бүләге итеп, Казаннан якташыбыз Илсөя Бәдретдинова иң матур җырларын башкарды. "Рим Рифович шалтыратып чакыргач, очып кайттым туган ягыма. Сез - хөрмәтле медицина хезмәткәрләре иң кирәкле кешеләр", - дип изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук мәдәният сарае иҗат коллективларын матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев