Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе узды (фотолар)

Укулар башланыр алдыннан шәһәребездә һәр ел саен әлеге хәйрия акциясе үтә. Быел да беренче тапкыр сыйныфка баручы малай һәм кызларны нефть монументы янына җыеп, аларга уку өчен кирәк-ярак әйберләре тутырылган портфельләр тапшырдылар. Күп гаиләле, аз тәэмин ителгән яки әти-әнисе инвалид булган гаиләдә тәрбияләнүче 82 балага тәтеде бу бәхет. Булачак укучыларга...

Укулар башланыр алдыннан шәһәребездә һәр ел саен әлеге хәйрия акциясе үтә.
Быел да беренче тапкыр сыйныфка баручы малай һәм кызларны нефть монументы янына җыеп, аларга уку өчен кирәк-ярак әйберләре тутырылган портфельләр тапшырдылар. Күп гаиләле, аз тәэмин ителгән яки әти-әнисе инвалид булган гаиләдә тәрбияләнүче 82 балага тәтеде бу бәхет.
Булачак укучыларга матур концерт та, күңелле уеннар да әзерләгәннәр. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Друк ачып, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын һәм, әлбәттә, яңа тормыш- уку юлына аяк басучыларны котлап, иң изге теләкләрен юллады.
Шулай ук бу көнне бу хәйриячеләрне дә билгеләп үттеләр, муниципалитет исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев