Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Өлкәннәр декадасы: концертлар, чәй өстәле артында сөйләшү, ачык ишекләр, кайнар линия

Лениногорск Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова әйтүенчә, Лениногорскида 25 меңнән артык пенсионер яши.

 

 

Шул исәптән 70 яшьтән өлкәнрәк – 7 мең 712 лениногорскилы. 100 яшьлек ике  хатын-кыз бар.

3 октябрьдә Россия Пенсия фондының Лениногорск клиентлар хезмәте Ачык ишекләр көнен үткәрәчәк. Моннан тыш, биредә лаеклы ялда булган Россия Пенсия фонды ветераннары белән очрашу уздырылачак. Лениногорскида пенсия хәрәкәтләре инициатива күрсәтүчән оешмалар, алар олы буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

 5 октябрьдә  10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан  Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия» үткәрелә.

Сорауларга җавап бирүдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе;  Сәламәтлек саклау министрлыгы ; Россия Пенсия фондының Татарстан  буенча бүлекчәсе; Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе ; Татарстан  буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ; Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236 -00-71.

 WhatsApp аша да сорауларны җибәрә аласыз. 8 (939) 345-37-50

Өлкән яшьтәге кешеләрне территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОС) үз игътибарына алачак. Алар чәй  табыны артында сөйләшү чаралары , икенчеләрендә волонтерлык ярдәме күрсәтеләчәк һ.б.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев