Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның 1808 нче сайлау участогында (фотолар)

Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә урнашкан 1808 нче сайлау участогында 2455 кеше сайларга тиеш. 12сәгать 15 минутка аларның 46 проценты үз тавышларын бирергә өлгергән иде инде. Биредә "КПРФ"тан - бер, "Справедливая Россия" партиясеннән ике күзәтүче сайлауларның чиста, закон бозуларсыз үтүен карап утыра. "КПРФ" партиясенән күзәтүче ролен башкаручы Дилбәр Низамова: -Бер закон...

Шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә урнашкан 1808 нче сайлау участогында 2455 кеше сайларга тиеш. 12сәгать 15 минутка аларның 46 проценты үз тавышларын бирергә өлгергән иде инде.



Биредә "КПРФ"тан - бер, "Справедливая Россия" партиясеннән ике күзәтүче сайлауларның чиста, закон бозуларсыз үтүен карап утыра. "КПРФ" партиясенән күзәтүче ролен башкаручы Дилбәр Низамова:

-Бер закон бозу очрагын да күрмәдем. Һәркем паспорты белән килеп, үзенең сайлау бюллетенен ала. Аерым кабиналарга кереп кемгә тавыш бирүен билгеләгәннән соң махсус урналарга сала. Һәркемдә бәйрәм кәефе күзәтелә. Иртәнге 8.00дән 10.30 кадәр халык аеруча актив булды, - ди.

Шулай ук полиция, МЧС һәм "Витязь" сак предприятиесе хезмәткәрләре дә сайлауларның тынычлык һәм куркынычсызлыкны тәэмин итә.

1808нче участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Емельянова әйтүенчә, бу юлы халыкның аеруча актив булуы күзәтелә. Төшке кадәр 46 процент сайлаучылар үз тавышларын бирергә өлгергән инде.

"Полет" кафесы мәктәпнең беренче катында тәм-томнар белән сату итүне оештырган. Урамда музыка уйнап тора. Әти-әниләре белән килгән балаларны тәмле конфетлар белән дә сыйлыйлар.

Лениногорскида сайлаулардагы тәртипне 100ләп эчке эшләр бүлеге хезмәткәре саклый. Шәһәрдә 60лап, районда 100ләп күзәтүче карап тора.



Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары һәм тексты


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев