Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида тәүге тапкыр “Милләт гүзәле” бәйгесе булып узды (ФОТОЛАР)

Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә рус, чуаш, мордва, татар, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты. Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ят төрле ризыклар белән залда утыручыларның һәркайсы сыйлана...

Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды.
Беренче тапкыр узучы бәйгедә рус, чуаш, мордва, татар, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты. Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ят төрле ризыклар белән залда утыручыларның һәркайсы сыйлана алды. Кызларның һәрберсе чибәр, тез сынлы булуларына өстәп, бик талантлы да икән. Алар матур итеп җырладылар да, биеделәр дә, сәнгатьле итеп сөйләделәр дә. Кызларның кайсын гына алма, якты йолдызлар булып сәхнә түрендә балкыдылар. Аларга ярдәмгә Мәдәният сараеның иҗат коллективлары килде,. «Fashion»мода агенствосы балалар чыгышы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Бу көнне һәрбер катнашучы кыз җиңү яулады, милләт гүзәлләренә номинацияләр буенча дипломнар бирелде, һәр сылуның башында таҗ балкыды, чәчәкләр, бүләкләр дә мулдан булды.
Залда татулык, тынычлык тантана итте. Бу бәйге тагын бер кат безнең шәһәрдә яшәүче милләт вәкилләренең үзара аңлашып һәм аралышып яшәүнең билгесе иде.
текст һәм фото авторы: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев