Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилы Алисә Гарифуллина “Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсы җиңүчесе(фотолар)

Шушы көннәрдә Лениногорск районыннан бер төркем укучылар әти-әниләре белән Казанда узган "Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Болар - Данир Шакиров, 11нче гимназия, I сыйныф; Павел Китов, 2нче мәктәп, II сыйныф; Алисә Гарифуллина, 12нче лицей, III сыйныф; Илназ Вилданов, Шөгер мәктәбе,...

Шушы көннәрдә Лениногорск районыннан бер төркем укучылар әти-әниләре белән Казанда узган "Иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайттылар.
Болар - Данир Шакиров, 11нче гимназия, I сыйныф; Павел Китов, 2нче мәктәп, II сыйныф; Алисә Гарифуллина, 12нче лицей, III сыйныф; Илназ Вилданов, Шөгер мәктәбе, IV сыйныф.
Әлеге бәхетле мизгелгә ия булучыларның берсе - Алисә Гарифуллинаны әнисе белән редакциягә чакырып, шатлыклы хисләрен сөйләттек.
Алисә 12нче лицейда III "Б" сыйныфын тәмамлаган. "Укучының мәдәни көндәлеге"н, башка балалар кебек үк, беренче сыйныфта кулына алган. "Ул вакытта моңа әллә-ни игътибар бирмәдек, көндәлек белән ныклап торып, 2нче сыйныфта шөгыльләнә башладык һәм шул елны "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлек" конкурсы җиңүчесе булуга ирештек", дип сөйли әнисе Эльвира ханым. Менә 2016-2017 уку елында да Алисә җиңүче була.
Алар Казанга бүләкләү тантанасында булып, күтәренке кәеф белән кайтканнар. "Беренче көнне Татарстанның Милли музеенда булдык, икенче көнне "Әкият" курчак театрында "Су анасы" спектаклен карадык. Минем икесендә булганым бар, ләкин бу юлы тагын да кызык булды, бик ошады", ди Алисә. Әнисе исә - Эльвира ханым "Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендә җиңүче була.
Эльвира һәм Алисә Гарифуллиналар
Гарифуллиннар һәм Китовлар гаиләсе

Данир Шакиров, Павел Китов, Алисә Гарифуллина, Илназ Вилданов

Алисә Шүрәле белән

Гарифуллиннарның диплом һәм бүләкләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев