Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилыларны Җиңү бәйрәме белән район башлыгы котлый

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, эчкерсез котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Әлеге көнне, батырларча яу кырында сугышкан һәм Җиңү өчен тылда көне-төне эшләгән фидакарләрне искә алу өчен, 1945 елның 9 маена кабат әйләнеп кайтабыз. Сугыш миллионнарча совет кешесенең гомерен алып китә, ләкин безнең батыр халкыбыз җиңде! Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, эчкерсез котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз. Әлеге көнне, батырларча яу кырында сугышкан һәм Җиңү өчен тылда көне-төне эшләгән фидакарләрне искә алу өчен, 1945 елның 9 маена кабат әйләнеп кайтабыз.

Сугыш миллионнарча совет кешесенең гомерен алып китә, ләкин безнең батыр халкыбыз җиңде! Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен яуда башын салганнарны онытырга тиеш түгелбез. Әлеге шатлыклы бәйрәм көнендә хәзерге вакытта исән-сау булган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре каршында башыбызны иябез. Сез үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз, яшьләргә төрле яклап ярдәм күрсәтәсез. Җиңү килгән 45нче елдан күпме генә вакыт үтсә дә, без беркайчан да аны якынайтучыларны онытмабыз.

Хөрмәтле лениногорскилылар, ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе телим.

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев